Чык кузгатып чыктым болыннарга,
Атар-атмас җәйнең иртәсен.
Качып кына бәлки күзәтермен
Тургайларның черем иткәнен.
Йокла, тургай, сине уятмамын,
Мин бозмамын тынлы аһәңне.
Шыпырт басып сине урап үтәм,
Тик тибрәтеп салкын чирәмне.
Уянмаган әле күбәләкләр,
Уянмаган сары тузганак.
Читтән генә әллә күзәтәме…
Бары мине ачы кузгалак.
Күз карашым төбим офыкларга,
Чиге бармы икән дөньяның?
Соравыма бәлки җавап булыр…
Көтеп карыйм кояш торганын.
Уянырлар кабат тургайларым,
Чәчкә-таҗның чыгын эчәрләр.
Җәйге таңда нигә йокы алмый?-
Миңа серен бәлки чишәрләр…
Зиннур Тимергалиев
Арча шәһәре