Җомга базары

   Әтнәбезнең бөек шагыйре Сибгат ага Хәким сүзләрен файдаланыйм әле. Башкача Әтнә дәүләт драма театры сәхнәгә куйган Гөлүсә Батталованың «Җомга базары»на бәйле хис — тойгыны ничек биреп җиткермәк кирәк. Җомга көннән бирле уйдан китми. Бу спектакль турында байтак язылды. Интертат та язды, Ландыш Равилова язмасын да куйдым. Язмам кебек иде, кичә чираттагы спектакль хисләрне бәйдән ычкындырды.

   Бер горурлык хисе яна миндә…

   Көтелгән, бик күптән язарга кирәк булып та, Әтнәнең 30еллыгына калган бу пьеса шатландырды, тетрәтте, елатты, уйлатты. Гөлүсәнең әйтергә теләгән һәр фикере, әйтелеп бетмәгән хис-тойгылары да бәгырьгә үтте. Әйтелгәне дә җитәрлек. Әйтелмәгәне дә… Музыкаль уен-көлкеле бу тамашаның фәлсәфәсе, трагедиясе җанга үтте. «Кыл өстендә бүген ничә язмыш…» — Искәндәрнең — Риваль Хисматуллинның җырлары колакта яңгырый. Үткәнгә бәйле спектакль күрсәтә алган бүгенге көн проблемасы бу!

 

Жомга базары

 

   Авыллар проблемасы. «Җир үзәге нәкъ безнең авыл торган төштә…» — ди автор. «Авылга түземнәр кирәк», дип, Әтнәнең үткәнен, киләчәген, бүгенгесен тасвирлый. Үз сүзен вакытында кистереп әйтә белгән, районга инвесторлар, читләрне кертмәгән район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның бабасы — Күмәчче Хәкимҗан (Таһир Габидуллин) икәнен республика халкы белмидәдер. Менә Әтнәнең бүгенге уңышының саллы нигезе. Оныклар дәвамы.

 

 

   Буыннар чылбыры — «Җомга базары»нда. Гатаулла бай (Марат Хәбибуллин) — авылның терәге. Менә бу ике шәхесне генә гәүдәләндерү дә — спектакльнең зур уңышы. Эчке дөньяның байлыгын, иманның көчлелеген йөздә чагылдыру бик зур хезмәт сорый. Үзеңдә әнә шул иман булмаса, йөз балкымый. Ә бу артистларга карап туеп булмады. Бу ике артист алдында башымны иям.

 

Жомга базары

 

   Искәндәр өчен рәхмәт, Риваль. Син — искиткеч талант иясе. Үзеңнең җырларың белән спектакльне югары күтәрдең. Затлы нәселнең затлы баласы, авылның киләчәге булып истә калдың. Спектакльне караганда үзебезнең режиссерыбыз — Рамил Фазлыевны, аның тарафыннан сәхнәгә куелган спектакльләрне ничек сагынганымны аңладым. Әтнә театрының тәме — аның һәр әсәрне авторча күрүендә. Хәтта автор әйтмәгәнне дә тоя белүендә.

 

 

   Әтнә сәхнәсендә коллектив белән уйналган — яшәлгән бу спектакльдә бер генә артык та, җитмәгән элемент та юк. Капка, аның бизәге, авыл халкы тартып кергән сәүдә киштәләре, аларны тартучыларның күпме булуы, милли бизәк төшкән тарантас, күтәрелеп тә, чапмаган балта, үсентенең экранда үсеп чәчкә атуы, Лотфыйның үлгәннән соң сәхнәгә кайтуы, берәгәйле итеп Вәзиргә аңлатуы, ахыр чиктә пистолеттан атуы да — тамашачы көткән финал. Шәһәр кызына туфли киертү, соңыннан аны салдырып алу да — тирән кичерешне, зирәк чишелешне күрсәтә. Капканың ябылуы да тетрәндерә… Әтнә театрының горурлыгы — режиссер әйткәнне җиткерә алырлык артистлар, балалар булуында. Горурландым. «Җомга базары» Әтнәнең бер йодрык булып яшәгәнен, яшәвен, яшәячәген күрсәтә алды. Рәхмәт Сезгә! 

 

Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!