(Милләт мәнфәгате белән Әби Патшаның үзенә кадәр барып җиткән татар сәүдәгәрләре – якташларыма багышлыйм)
Җыелдыкмы?.. Җуелдыкмы?.. Әллә?!.
Көфер уйлар йөри төн ката.
Салкын җәйнең коры куанычы
Кысыр хәсрәтләрен озата.
Буын – сыек, сыек эчәр чәйләр –
Бармак янап Мәскәү күренә.
Акланырга форсат табылырмы,
Дәверләрнең карап күзенә?
Патша сарайлары безгә язык,
Бишек җырын көйли тышаулар.
Гамьсез генә җәйне җәйләдек тә,
Башланмаган әле кышлар бар!
Җан авазы белән кычкырыр чак –
Күзләр – тонган, тавыш – карлыккан.
Кәмит булырмы соң, юкмы, диеп,
Ничә пар күз карый ярыктан.
Җыелдыкмы?.. Җуелдыкмы?.. Әллә?!.
Эредекме чәкчәк балында?..
Патшасына сүзе үтәр егет
Әллә туган, әллә карында…
Бер кайгысыз кебек. Җыелдык та,
Әй биедек табан кыздырып!
Җиңел кулдан ник беребез куйсын
Сезнең гаярьлеккә кызыгып…
Мескен кол булсаң да, Хан булсаң да –
Аерма юк – көн дә таң ата!
Безнең хәлне Патша белә микән?!
Көфер уйлар йөри төн ката…
Гөлүсә БАТТАЛОВА
11.08.2017.