“Үзебезнекеләр” кайларда икән?


Иҗат итү теләге көчле иде

 

     Үткәннәрне барлап утырам. Район оешкан елларны искә төшергәндә,  азрак моңсу да булып китә, азрак үзебезне, бүгенге сүлпәнлек өчен ачуланып, “тешләп” тә аласы килә.  Ничек эшли идек бит, искә төшерик әле: Тукай туган көн җитә башладымы районыбыздан чыккан каләм ияләрен барлый идек, иң элек язучыларыбызны, аннан шагыйрьләрне, аннан соң Әтнә ягыннан чыккан журналистларны.

     Ул чакта аларның һәркайсының адресы да, кайда эшләве дә, кем булып эшләве дә мәгълүм иде. Телефоннарына кадәр бар иде. Иҗат итүчеләребез, талантларыбыз күплеге белән горурлана идек, шулай булмыйни, кайсы яктан Мәрҗани чыккан да, кайсы төбәк Сибгат Хәкимне биргән. Кайсы мәктәптә Самат Шакир музее бар әле.  “Тукае да безнеке аның”, дип ызандаш күршеләребез арчалар белән бәхәсләшә идек.

     Чөнки элек Кушлавыч авылы Әтнә районы составында иде. Арчага кушылганына и гарьләнгән идек. Кем генә шундый хисне кичермәс, Тукай кадәр Тукайны тартып алсыннар әле. Ул чакта Әтнәнең Кушлавычны алып калырга бәлки хәленнән дә килмәгәндер, үзе аякка ныклап басмаган район шагыйрьне күтәрер өчен шуның кадәр эшли дә алмас иде. Аңлый идек анысы…  Калганнары үзебезнеке, дип шөкер иттек. Фирая апа Зыятдинова, Хәкимҗан абый Халиков, Нәҗип абый Мәдъяров, Самат абый Шакир, Әхәт абый Фазылҗанов, Илдар абый Низамов…  байтак иде алар. Һәм аларны олылап чакыра идек, кайта алмаганын барып алдык. Үзем генә дә бу олы шәхесләрне чакырырга күпме бармаганмындыр…  Лена апа Шакирҗанованы да Әтнәнеке итеп, зурлап чакырырга өч тапкыр барган идем мин.

     Хатирәләр…   бар аларның җылысы, бар аларның өшетә торганнары, бар аңлап җиткерә алмаганнары…  Туфан абый Миңнуллин белән дә еш аралаша идек без. “Талантлы кешеләр җайсыз булалар, аларга үпкәләмәскә кирәк…”, — дип әйткәне дә хәтердә.

     Ә бүген ихтыярсыз күзгә яшьләр килә, кайсы калды, кайсын алып кайтып була, кайсы үзен “Мин Әтнәнеке “,  дип атый. Бөекләр  акрын гына мәңгелеккә күчеп бетә язганнар.  Аркасына күтимкәсен асып, ”Менә каләм тотучы, шигырь язучы балаларга дип китапларымны алып кайттым әле, бүләк итәрбез. Сез җибәргән аларның язмаларына күзәтү ясап кайттым, газетага да бирербез, үзләрен җыйнап та сөйләшербез. Сәләтлеләр бар араларында …” дип, редакциябезгә кайтып кергән Нәҗип абый сагындыра. 

     Фирая апаның җылы сүзе кирәк. Хәтта Лена апа Шагыйрьҗанның “Мин бу юлы  Арчага кайтам, миңа Арчада игътибар күбрәк, келәмгә кадәр биреп җибәрәләр …” дип үпкә белдерүләре җитми. Сүзем барчасына да дога булып барып ирешсен.  Замананың кызу ритмына ияреп дөнья куганда ятим калганбыз икән. Безне күтәрүчеләр китеп бетә язганнар. Үзебез дә рухи яктан ярлыланганбыз, шулай булмаса, Лена апаның җәсәден Күлле Кимегә алып кайтып күмгәндә арадан кемнеңдер “Кимегә нинди файдасы тигән инде моның…”, дип әйткәне бәгырьгә таш булып утырмас иде. Сөенә дә белми башлаганбыз, югыйсә “Икенче бөекне туган җир үз итте, аның янына килүчеләр дә туган авылның данын әллә кайларга кадәр илтәчәк әле. 

     Сибгат абыйның музеенда Лена апаның кадерле истәлекләрен җыйган Луиза апа Шәмсиева гомерле булсын, аның иҗатына да дан җырларга өйрәтәчәк әле ул”, дип куанырга кирәк иде.  Бөекләр… талантларга игътибарны киметә алган кырыс заманага үпкәлисе, бар гаепне аңа селтисе килә дә бит…  Тик үзебез нәрсә эшләдек соң?

 

            Язарга кушмыйлардыр

   

     Әтнәнең горурлыгы, аяклы тарихы, алты китап авторы, җиденчесен эшләп ятучы, газ, башкаларның төшләренә дә кермәгәндә, “Искра” колхозының алты авылын газлы итүче Фәйзи ага Галиевнең бер җөмләсен күңелгә оныта алмаслык итеп язып куйдым.

     Шәхеснең бөеклеген туган җирендә танымасалар, башкалар күкләргә  күтәрсәләр дә, куаныч китерми ул…  

     

     «Мине язмаган бер генә газета-журнал да калмады, мин район газетасына гына керә алмадым”, дигән иде ул бер очрашуда. “Язарга кушмыйлардыр инде…” дип өстәде — менә шул җөмлә җанны актарды. Торып басарга мәҗбүр булдым: ”Юк, алай түгел, Фәйзи абый, мин Сезне язарга куркам, ача алмам кебек, Сезнең хакта халыкка аларның сезне ничек хөрмәт итүләрен җиткереп бетерә алмам кебек, сәбәбе шул гына…”,- дидем.

     Фәйзи абый миңа көлемсерәп карап торды да: “Ә син язып кара!” – диде.  Тәвәккәлләргә туры килде, мин аның хакында бер-бер артлы мәкаләләр яздым. Үзебезнең “Әтнә таңы”нда да басылды алар, “Ватаным Татарстан” да сорап басты. Татар Конгрессының “Халкым  минем” газетасында да чыкты.  Олы юбилеен үткәргәндә, башкалар кыйммәтле бүләкләр күтәреп барганда, мин ил картына язмаларымны бүләк иттем. “Фәйзи абый, зур бүләкләр ала алмадым инде, миннән истәлек Сезгә” дип, үзем төшергән фотоларын папкасы белән бүләк иттем.

     Ә ул “Халкым минем” газетасын алды да, тулы бер битлек язма, хезмәттәше, замандашы, дусты Наил абый  Сабировка “Кара, Наил, менә бу бүләк, ничә ел көтелгән, туган җир зурлаган  бүләк, рәхмәт сиңа”, — диде. Талантлар азрак шүрләтә шул, бәлки вакытында Лена апага да безнең җаныбыз җылысы җитеп бетмәгәндер. Ә бит табына идек,  талант иде.  Кырыс холкы никтер куркытты…

 

Өмет чаткылары

 

     Һәм менә республикабызның мактанычы булган бу төбәкнең бүгенге иҗади халәтенә күз салыйк әле. Ачы булса да танымыйча булмый, аларга тиңләшерлек шәхесләр юк, язучылар да күренми. Аллага шөкер, Гөлүсәбезне азрак вакытында күтәреп җибәрә алдык, ул да күбрәк үз тырышлыгы белән юл ярды. Һәрхәлдә бу яктан күңел тыныч, аңа ярдәм кулын аз-маз булса да суздык. Иҗади шәхесләр бездә юк дип әйтү бәлки урынлы ук та булмас, чөнки каләм тибрәтүчеләр аз түгел, тик берләштерүче юк.  Алда язганнарым бәлки файдага булыр, чөнки берләшмәбезнең башлангычы бар иде! 

   “Өмет чаткылары” бар иде. Ул 1991 елда, Әтнә районы яңадан барлыкка килеп, “Әтнә таңы” газетасы оешкач туды. Ул үзеннән үзе оешты, күрәсең ихтыяҗ зур булгандыр, ни дисән дә иҗатны яраталар, китапларны укыйлар бездә. Газеталарга да күпләп язылалар.

     Әле дә! Газетага хәбәрчеләрне барлап, мәктәпләрдә, халык арасында йөргәндә, ул вакытта редакциядә ике кеше эшли, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләре оештырып җибәрүләрен сорадык. Алар риза булды.  Әкренләп газета коллективы да, каләм тибрәтүчеләр дә артты. Шигырь, хикәя язучылар да күбәйде. Һәркайсы киңәш сорады. Юл күрсәтүче кирәк иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән киңәшләшкәч, үзебезгә очрашуга язучыларны чакыра башладык.

     Билгеле инде үзебезнекеләрне! Рәхмәт, һәркайсы күтәреп алды. Укучыларның, олыларның һәр язганы ук булмаса да, без сайлаганнары тәҗрибәле күздән кичте, иләктән иләнде. Бу түгәрәкләрнең һәркайсына ким дигәндә 10-15 кеше йөрде. Мәктәп түгәрәкләреннән оешкан берләшмә “Тамчы” дип исемләнеп, түгәрәкне укучылар йорты методисты, күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләүче, олы йөрәкле, башкалар дигәндә үзен аямаучы Райлә апа Фәхретдинова җитәкләде.

     Олылар да, балалар да язган гомуми берләшмә эшенә  без, “Әтнә таңы” журналистлары нәтиҗә ясадык. Аның утырышлары төрлечә узды, ярты елга бер мәртәбә дә, өч айга бер дә, кирәккәндә айга ике тапкыр да. Утырышларда язылган әсәрләр укылды, фикерләр әйтелде, киңәшләр тыңланды. Өлкән хәбәрчеләребез, язучыларыбыз бик теләп яшьләребезгә киңәшләрен бирделәр. Әйбәтләрен сайлап, газетабызга бирдек. Ул сәхифәләр “Тукай якташы” дип тә, “Өмет чаткылары” дип тә, “Күңел чыңы” дип тә чыкты. Укып чыгып читкә китүчеләр язмаларын “Әтнәм, синдә калам” дип тә бирдек. 

     Гел-гел атнага бер чыккан газетага сәхифә генә биреп барып булмый, ул тарайгач мәктәпләрдә А-4 форматында мәктәп газеталары чыга башлады. Газетага исемне укучылар укытучылары белән үзләре сайлады. Күңгәр мәктәбендә Рәзинә Җәләлиева җитәкчелегендә “Күңел чыңы”, Комыргуҗада Нәкыя Хәсбиуллина җитәкчелегендә “Нур”, Яңа Шашы мәктәбендә хәбәрчебез, татар теле, әдәбияты укытучысы Җәүдәт Фәйзрахманов җитәкләгән “Озын тәнәфес”, Күшәр мәктәбендә Салиха Сәмигуллина җитәкчелегендә “Чаткы” газетасы, Бәрәскә мәктәбендә – “Тамчы”, Күәмдә – “Өмет”, Тукай авыл хуҗалыгы техникумында  “Җилкәннәр”, “Звездное поколение” газеталары нәшер ителде.  Иҗат гөрли иде.  Бу берләшмәләр, газеталар “Әтнә таңы” өчен дә файдалы булды. Газетабызның 70 ләп өлкән, йөздән артык яшь хәбәрчесе бар иде. 2004 елда редакциябезгә 2000ләп хат килеп, аларның 1456сы газетада басылды.

Журналистлар әзерли башладык

 

     Сәләтлеләрне барлап, журналистлар әзерли башладык. Үзебезгә белем биргән Флорид абый Әгъзамов янына байтак барырга, аңлатырга, ярдәм сорарга туры килде. Кирәк иде! Яңа талантлар үсеп чыкты: Бөтендөнья  Татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе, “Халкым минем” редакторы Гөлназ Шәйхи, ТНВ дикторы Гөлүсә Исмәгыйлева әнә шул чор җимешләре. Берләшмәнең ике иҗат итүчесе – Миләүшә Маликова – 2003 елда, Гөлүсә Госманова (Батталова) — 2004 елда “Идел” яшьләр үзәге каршында оештырылган “Иделем акчарлагы” бәйгесендә катнашып, дипломант исеменә лаек булдылар.

     Мәктәпләрдә эшләгән түгәрәкләр ярдәме белән сәнгатьле сөйләү осталыгы артты. Гөлүсә Госманова “Ягымлы яз” студентлар фестивалендә сәнгатьле сөйләү буенча 2003 елда — 1, 2004 елда икенче урынны яулады. Спорт һәм  яшьләр министрлыгы, “Сәләт” яшьләр үзәге, “Сәләт” фонды каршында оештырылган Рөстәм Бикмуллин исемендәге  дүртенче Республика музыкаль-поэтик фестивальдә “Үз әсәрен иң яхшы укучы” номинациясендә  “Мең ел үткән” шигырен укып, беренче урынга лаек булды. Аның “Ышанмасаң ышанма”, “Тиңләмә” шигырьләренә үзебезнең композиторыбыз Ленур Зәйнуллин көй язып, Артур Бәдретдинов җырлады. Гөлүсәнең иҗаты шул башланудан туктамады, Аллага шөкер, аз гына алга китеп әйтим, быел аның китабы чыгачак. Мәрхүм Вилдан Мәхмүт шигыренә язылган”Миләүшәләр” җырын Булат Нигъматуллин башкара. Китапханәчеләребез китап арты китап чыгара.   “Яралы балачак” китабы һәркемне сокландыра.

     Үзебезгә тәнкыйть күзлегеннән карасак та, Аллага шөкер, бар әле бездә сәләтләр, талантлар.  Күптән түгел Арчаның “Каурый каләм” берләшмәсе иҗат итүчеләре белән очрашкач, алар безгә “Берләшмә юк бездә”, дип сөйләшмәгез, сезнең кадәр эшләргә кирәк әле. Бар берләшмәгез дә, иҗат итүчеләрегез дә”, — дигәннәр иде. “ Каурый каләм” җитәкчесе Халидә ханымның киңәшләре дә истә.  Алар өлешчә хаклы анысы, тик кул кушырып утырып булмый хәзер. Җиң сызганып тотыныр вакыт җиткән икән, азрак соңга да калганбыз,  бөекләребез киткән.  Күтәреп алучылар күренми, шуңа күрә үзебез тотыныйк!

     Гәлүсә Батталова, Фәридә Хәсәнәва, Гөлфия Шиһапова, Сылу Зарипова, Рүзия Камаева, Гомәр Шакиров, Җәүдәт Фәйзрахманов, Гөлүсә Галимҗанова… үрнәгендә иҗат итүчеләрне туплыйсы килә. Элекке әшчәнлегебезне яңартасы иде. Фикерләрегезне көтәм.

Сүрия МИНГАТИНА 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!