Җаным әрни, тынгы бирми йөрәк,
Керә миңа һаман берүк төш:
Кара туфрак, шиңгән ак чәчәкләр —
Күз алдымда кабат таныш төс.
Күзем ачсам, янә кояш көлә,
Төн балкытып, шул ук ай чыга.
Сәгать теле буйлап вакыт чаба,
Баш очымнан гомер ашыга.
Мин үзем дә үзгәрмәгән кебек,
Әле дә шул гади бер кеше.
Җиң сызганып, көн дә тау күчерәм,
Кар көртедәй эремәс эшем .
Тик акылым хәзер башка инде,
Юләрлеккә юллар юк бүтән.
Көдрәләнеп үскән чәчләремә
Кыш аклыгы сибелгән күптән.
Алмаз Әхмәтгалиев,
Балтач районы, Кариле авылы