Әнкәй

Туган нигез саклый сыман
Биш балаңа биргән җылыңны.
Менә,әнкәй ,тагын җыелыштык
Үткәрергә синең елыңны.
Олы улың юк шул яныбызда,

Арабыздан китте иртәрәк.
Әни назы җитми җаныбызга,
Балам диеп сөеп, иркәләп.
Киңәшләрең җитми кайчагында,
Очраганда юлда киртәләр.
Киңәш сорап бүген юллар түгел,
Уйлар, әнкәй, сиңа илтәләр.
Назлап әйткән һәрбер сүзең,
Күңелләргә кереп калырлык.
Шул сүзләрдән безгә күчкәндер ул
Синдәгедәй олы сабырлык.
Син борчылма, Әнкәй, безнен өчен,
Бик әйбәт бит безнең тормышлар.
Оныкларың безгә терәк булыр,
Юанычы, безнең оныклар.
Сина булган рәхмәт хисебез ,
Мәңге яшәр безнең күңелдә.
Бирсен Ходай сиңа урынын да,
Оҗмахларның иң-иң түрендә!
Мәгефүр Закиров

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!