Әнкәйләрнең җырлары!

Көне дими, төне дими,
Тынгы белми әниләр,
Сабыена бәхет теләп,
Бишек җырын көйлиләр.!

Бар күңелен, моңын, назын,
Салып шушы җырына.
Әниләр бит саулык тели,
Улына һәм кызына .

Һәр гаиләдә шатлык булып,
Яңгырасын җырлары.
Сабыйларның күңеленә,
Керсен халкым моңнары.

Бу дөньяда кадерлерәк,
Нәрсә бар соң, ни тагы…?
Сүрелмәсен, өзелмәсен,
Әнкәйләрнең җырлары!

Мәгефүр Закиров, 

Кукмара районы, Балыклы авылы

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!