Әтиемне төштә күрдем:
Кара төндә ак күлмәктән
каршы килә. Ә мин торам
баткаклыкта чыгалмыйча,
артка юл юк, алда – текә…
Әткәй килеп кулын сузды,
Үзе кырыс, сүзе кыска:
“Тайпылма, – ди,– туры юлдан,
Булма һаман оста”.
Тартып алды, юл күрсәтте…
Тауга менәм…
Җиңел түгел үрләүләре
кыя буйлап.
Аста –мәхшәр, җанда курку:
Куырылам…
Хәзер очам… бетә бар да…
Шул чагында әткәй этә
үргә таба.
Менеп җиттем:
Күкләр зәңгәр, иркен сулыш…
Төш өзелде…өнгә күчтем,
Күземдә – яшь.
Әткәм вафат күптән…
очрашмасак бүген төштә,
нишләр идем баткаклыкта?
Ә ул минем хәлне аңлап
Һаман әле каршы килә.
Әткәй алып менде бүген
Тагын үргә!
Һаман әле кулын суза…
Сүрия МИНГАТИНА