Мең кабат өмет сүнеп терелсә дә,
Югалмады йөзең аклыгы.
Кыйбла булып килер буыннарга
Күтәрелде тарих хаклыгы.
Киләчәген, Әтнәм, язмышыңның
Кирәк түгел читтән көтәсе.
Сулыш иркен бүген, юлың туры,
Бу бәхетне сиңа үтәсе.
Җиңелләрдән булмагандыр
Тәүге адым, юллар чаты.
Тик ызанын бутамады
Туган якның гомер аты.
Халкым өчен җир сулышы–
Йөрәк тибеш, хезмәт – бәхет.
Кызыктырмый ансат шөһрәт,
Җиңел кәсеп, хәрам тәхет.
Югыйсә бит, мактанырлык,
Күкрәк сугар эшләре бар.
Әтнә ягы – тыйнак җир ул–
Эшен эшләр– дәшмәве бар.
Кемдер әйтер, тарихы бит
Түгел хәтта ике дистә…
Тукайларны илгә биргән
Әтнә даны безнең истә.
Тарихлары шанлы да соң,
Гүзәлрәк чынбарлыгы.
Ил күгендә үз йөзе бар,
Илгә-көнгә чыгарлыгы.
Юллар чаба туган якка,
Төзелешләр кулын изи.
Өр-яңадан киенә Әтнә,
Киләчәкне өмет бизи.
Язмышына сулыш өрә
Илбашының изге сүзе.
Хезмәткә – хөрмәт билгесе,
Тимәсен тик ятлар күзе.
Тукай, Мәрҗани, Сибгатләр
Нәселе ул туган төбәк.
Әтнәләрнең кулы – алтын,
Кылдан нечкә ләкин йөрәк.
Офыкларга юллар салыйк,
Урап үтеп ялгышларны.
Насыйп булсын туган җиргә
Бәхетлесе язмышларның.
Ничә еллар үзебез язган
Язмышларны узыйк әле!
Тарих шавын горур кичкән,
Бәгырьләрдән өзелеп төшкән
Әтнә көен сузыйк әле…
Әтнә көен сузыйк әле…
Гөлүсә БАТТАЛОВА