Өч аяклы бәрән

     Борын — борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Болар тирә-якта иң фәкыйрь кешеләрдән саналганнар. Бабаебыз авылдагы Тимергәли хәзрәткә хезмәт итсә, әби берни белән дә мәвыкмый икән, ашау байдан, үлем -Ходайдан, дип ваемсыз гына яшәп яткан.

     Шулай беркөнне хәзрәт бу бабайны чакыртып алган да:»Менә сиңә бер кәҗә бәрәне, тырыш хезмәтең өчен бүләк итәм. Үстерсәң дә ярар, суеп ашасаң да файдага булыр»,-дигән. Ә кәҗә бәрәне өч кенә аяклы булып чыга. Моны күреп бабай бик тирән уйга бата:»Нишләп бу бәрән өч кенә аяклы икән!»- ди. «Суеп ашарга бик яшь, карап мал итим дисәң, бер аягы юк». Шулай уйласа да, хәзрәткә бик күп рәхмәтләр әйтә һәм кайтып карчыгын шатландырырга ашыга. Ә анысы, бу гарип бәрәнне күреп, бабайның тетмәсен тетә башлый:»Юньле булса, хәзрәт сиңа бирер идемени, тот капчыгыңны!»- дигән. Тик, кәҗә бәрәне гади мал түгел икән, ул бик хикмәтле булып чыга.

     — Әби — әбекәй, ник алай бабайны тиргисең, аның бер гаебе дә юк. Мин сезгә ярдәмче булырмын, эшләрегезне эшләшермен,-дип, әбинең итәгеннән тарта, ди. Карчыкның моңа исе-акылы китә, авызын ачып катып кала. Ә теге мескенең һаман үзенекен сөйли,ди. 


     — Мин синең идәнеңне юармын, су ташырмын, бары тик син миңа кушып кына тор,- дип әйтә, ди икән. 
   

     Карчык моный хәлдә аптырап тора инде, бераз тынычлангач, ярар, ни булса шул булыр, дип, кәҗә бәрәнен абзарга ябып куя. 

     Бервакыт төн уртасында әби үзенең бабаен төрткәләп уята башлый: 

     — Тор әле, карт, тор, ишетәсеңме, кем шулай моңлы итеп җырлый икән? — ди. 

     Тыңлап карасалар, җыр тавышы абзар ягыннан ишетелә икән. Акрын гына килеп, келәне ычкындырып, эчкә үтәләр. Ни күзләре белән күрсеннәр, бер бик сылу кыз башын кыңгыр салып моңаеп утыра икән. Җыры да нинди бит әле:  

 

Мине беркем дә жәлләми, 
Мине беркем яратмый. 
Өч аяклы хайван итеп 
Ник дөньяга яралттың?! 

   

     Әбинең күңеле тула, кызны кочагына алып юатырга уйласа, анысы инде яңадан кәҗә бәрәненә әверелеп өлгерә. Бик гаҗәпкә калалар әби белән бабай. Кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык хәл бит бу. Кире әйләнеп өйләренә керсәләр тагы да хәйран калалар:идән юылган, чиләкләр су белән тулы, казанда тәмле аш кайнап утыра, имеш. Көн җиткәч бабай чыдамый, Тимергали хәзрәткә бу серне ачырга була. «Син биргән мал көндезен — бәрән, ә төнлә сылу кызга әйләнә, җитмәсә, барлык эшне әшләп куя»- ди икән. Хәзрәт моңа ышанмый: 

     — Ярар, кич барып үз күзем белән карап кайтырмын, әгәр дә мәгәр бу сүзең хак булса, миннән сиңа бер сарык тәкәсе, — дип тә ычкындырып җибәрә. 

     Бабай кайтып карчыгы белән шатлыгын уртаклаша , эшләр болай барса, мал-туарлы булып та китәрбез әле, ди икән. Хәзрәт кич җиткәнен көчкә көтеп ала да, читән аша кереп, капка ярыгыннан күзәтә башлый, һәм ни күзе белән күрсен, бер яшь сылукай җырлап утыра, имеш. 

 

Хәзрәтнең тук балалары, 
Бар аларның аналары. 
Без ятим-горәбәләрне 
Каеш камчы яралады,-ди икән. 

   

     Хәзрәтнең күзләре маңгаена менә, тын алырга куркып, борылып өенә таба элдерә, имеш. Вәгъдә — иман, икенче көнне ул бабайга сарык тәкәсе биреп җибәрергә мәҗбүр була. 

     — Бик көр күренә монысы, суеп ашасак та безгә ярар, — дип сөйләнә үзе. 

     — Дөрес әйтәсең карт. Менә тиздән кояш баерга тора, шуңа кадәр, Аллага тапшырып, эшен бетереп куярга ашыгыйк, — дип әби дә хуплап тора. Тик, шул чак сарык тәкәсе телгә килә: 

     — Зинһар, миңа тимәгез, мин сезгә хезмәзт итәрмен, утын ярырмын, йорт тирәсен ныгытырмын, — ди икән. 
   

     Әби белән бабай гаҗәпләнүләреннән чак артларына аумыйлар, менә сиңа могҗиза, монысы да кешечә сөйләшә! Һушларына килгәч ни күрсеннәр. Йорт тирәсе чиста-пөхтә, утын килгән, ярып өелгән, имеш.

     Әби белән бабай утырып киңәшләшеп шундый карарга киләләр: безгә Ходай бала бәхете бирмәгән, әйдә бу малларны калдырыйк, бик хикмәтле булып чыктылар бит, алдагы көнебездә бәхетебез шулардандыр, дип кәҗә белән сарык тәкәсенә тимәгәннәр икән. Алар әлеге көндә дә матур итеп яшәп яталар, ди. Үз күзләрем белән күрмәдем, ләкин күргән кешенең сөйләгәнен ишеткән кешене белгән адәмне күргән кешенең сөйләп торганын ишеткән кешене күргән ирнең ишеткән бәндәне күргән идем, шикелле. 

 

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА
Караидел, Башкортостан

Не копируйте текст!