Төн үткәрәм кабат керфек какмый…
Җыен юк-бар уйлар, буталчык.
Киләчәкләр җиңел булмаслыгы,
Бикле булачагы ап-ачык.
Бәхетләргә юлны үзем ябам…
Тайгак юллар никтер гел тарта…
Ут өстендә биетә дә язмыш,
Каралганчы көлдә ауната.
Агарырмын димә… таплар бетми,
Юылса да — инде киелгән…
Чигенергә соң шул, язмышларның
Пар атлары инде җигелгән.
Тик бер өмет китми күңелдән —
Агарыр, дип, җаным күмердән…
Фәридә Хәсәнова,
О.Әтнә. 21.01.2017