Өметле тоем

Битарафлык диңгезендә йөзәм,
Акрын гына, дулкын җаена.
Онытылам…
Уйларым минем диңгез чигендә,
Тик җитә алмыйм аның ярына.

Менә диңгез яры. Тирә — юнь тын.
Җаным өши комның салкынында.
Куырылам…
Җил кыйнаган шәрә агач сыман,
Басып торам уйлар тоткынында.

Уйлары да аның әллә нинди,
Көне-төне йөзгән
болыттай.
Аптыраган…
Ни бер кая кунмый, ни таралмый,
Ни югалмый чаптар Акбүз аттай.

Нишләргә дә белмим, газиз булам…
Томан сара күңел күгемне.
Тын кысыла…
Нинди халәт соң бу, курку катыш…
Үз — үземнән качу түгелме?..

…йомарланып ята таш диварда ,
Шомландырып шул уй, моңлы сагыш…
Әмма тоям…
Хастаханә бүлмәләре саен,
Өмет тулы, тыйнак язмыш…


Фәрдия ТӨХФӘТУЛЛИНА
2020 ел, январь.

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!