Аңлый алмыйм…

Нигә шулай бу буталчык дөньяларда?
Мең аптырау, мең сораулар белән янам.

Аңлый алмыйм кешеләрнең күңелләрен.
Синең янда ярылалар йөз кисәккә,
Ә артыңнан ук кадыйлар бит йөрәккә.
Йөзләрендә ясалмалык, кояш сүнгән,
Күңелләрен кара көчләр һәм мәкерлек
Бөтенләе белән күмгән.
Хисле җанны рәнҗетүе ай-һай җиңел,
Тик, кичерә алыр микән керсез күңел ?!
Җан ярасы өзеп телә
Бәгырьләрне,
Уттан ала, суга сала,
Ә йөрәктә мәңге кала пыскып янган күмерләре.
Надия Йосыпова,
Яңа Кишет авылы

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!