Адашумы, алдашумы?!

 

I

Караңгылык. Буталчыклык.
Кисек өмет…
Утлар эзлим. Йөзләр күзлим.
Шәйләнмәсме миңа таба бер юл,

сузылмасмы бер кул?!
Ишетмәмме таныш аваз,

үз телемдә сөйләшмәсме берәү…
Җаным кайный чит-ят җирдә,
ятимлектән чирләү.
Дәва юклык телә бәгырь,
мин бердәнбер түгел югалучы…
Юк ут алучы!
Шәм кабызган берәү
юктан әрни күңел,
ут алырга юклык үтә җанга…
Маяк булыр кеше кайда?

 II

Кайда минем илем,
ник юк минем телем?
Кемнән сорыйм, кемне тыңлыйм?..
Күзләр тулы сагыш.
Йөгермәктә бар да…
Сафлык беткән аңда.
Баш иелгән, каннар кайный…
Дәшми генә яшәү җайлы?!
Битарафлык баскан җанга
дәва эзләп барыш.
Юкса, бар да таныш.
Ничә еллар яшәп уйланмаган:
кайда безнең кавем?
Бармы әвен, бармы тәгам?
Уйлый микән менә шушы хакта
тагын берәр адәм?
Җаным елый бүген,
ул чарасыз ялгызлыктан.
Таныш йөзләр эзлим.
Таныш сүзләр көтәм…
Сузылмасмы бер кул
әйдәп туган телдә,
бетәр иде матәм.
Кала! Мөмкинлек зур,
аңлашалар читләр…
Ятим булып басып торам,
олы юлда киртә.
Аңламыйлар мине,
аңлаталмыйм: мин кем?
Сәер караш күреп туктап калдым.
Әйтә кебек: беркем… түгел!
Нокта. Син дә, мин дә…
Үзебезнең илдә?..
Караңгылык телә җанны…
Әйтерсең, без чит-ят илгә!
Яшибез күк туган җирдә?!

Сүрия МИНГАТИНА
2.10.2017

 

 

 

Не копируйте текст!