Аккош

 

Күл буенда утырамын,
Сагышка,моңга батып…
Моңым — сагышка ияреп,
Әйләнә кебек кайтып.

Зәнгәр күлдә аккош йөзә
Югалткан мәллә парын?
Кеше кайгысын суга сала,
Югалтса сөйгән ярын!

Аккошлардай сөенешеп,
Яшәгез, сөйгән ярлар…
Бәхет телим һәрчабызга,
Килмәсен иде — зарлар!

 

Илдар Мөбәрәкшин
Әйшияз-Казан

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!