Алмаз Әхмәтгалиев

Алмаз Әхмәтгалиев   Яшь шагыйрь Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елның 2 декабрендә Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә ике бала. Алмаз төпчеге була. Ул Кариле авылының «Кояшкай»балалар бакчасына йөри. Алмаз кечкенәдән табигатькә гашыйк һәм бик хыялый була. 

   Алмаз Әхмәтгалиев 1988 елда Норма мәктәбенә укырга керә. Аның беренче укытучысы -Гөлназ Фәйзрахманова. Аннан соңгы елларда сыйныф саен укытучылары алышынып тора.
Алмаз мәктәптә укыган елларын Тукай язмышы белән чагыштыра. Ул бер шигырендә болай дип яза :

 

Мәктәп елым Тукай язмышыдай , 
Сыйныф саен — яңа мөгаллим. 
Сабый күңеленә булды алар 
Кайгыртучан ана һәм галим. 

   Алмаз шул ук вакытта: «Әле ярый мәктәптә укыган елларым гына Тукай язмышы кебек», -дип, Аллаһка шөкер итә. Ул әти — әнисенең исән булуларына сөенә. Алмазның укытучылары алышынып торса да, ул үзгәрешләр аңа кыенлык тудырса да, ул горур булырга тырыша һәм болай дип яза:

Нык тордым аякта, егылмадым,
Язмыш тавыннан тиз үрләдем.
Әле ярый нәни Тукай кебек,
Ятимлек ачысын күрмәдем.

   Алмаз Әхмәтгалиев, мәктәптә укыганда ук  шигырь дөньясына мөкиббән  була. Аның иң беренче шигыре » Лимон» дип атала. Егет 1997 елда мәктәпне тәмамлап, » ПЛ — 96 » дип исемләнгән уку йортына керә һәм 2000 елда аны тәмамлый. Ул эшкә урнаша һәм шигырь язуыннан шактый вакыт тукталып тора. Аннары, күңеле канатланып, яңадан кулына каләм ала. Күп укый, поэзия серләренә төшенергә тырыша. Алмаз белемен әле ашка чеметеп кенә салган тоз кебек кенә дип саный һәм үзе өстендә күп эшли. 

   Алмаз Әхмәтгалиев танылган шагыйрь Харрас Әюпнең туганы, тел — әдәбият укытучысы Кәүсәрия Харрасова белән таныша. Ул Алмазның гыйлем байлыгын үзе уйлаганнан да күбрәккә арттыра. Алмаз Әхмәтгалиев Кәүсәрия Харрасованың шигырьләрен бик яратып укый һәм алардан язу осталыгына өйрәнә. Алмаз шактый уңышларга ирешә. Ул Кәүсәрия апасын иң яраткан остазы дип кабул итә. Һәм аңа багышлап шушындый шигырь юллары яза:

Һәр шагыйрьнең үз остазы була,
Ә минеке — Кәүсәрия апа.
Шигырь дөньясына чумсам аның,
Алсуланып нурлы таң ата.

   2016 елда Алмаз Әхмәтгалиев » Хыял канатларым » дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын дөньяга чыгара.

Не копируйте текст!