Бөек Раббым , сакла гаиләмне ,
Син бит бар иткәнсең галәмне ;
Балчыктан әвәлеп җан өргәнсең ,
Гамәл кылыр өчен адәмне .
Әй , Раббым , синнән дә зуррак көч юк ,
Иман нуры бирче балама .
Тәненә сихәт ,
Зирәк акыл бир ,
Шайтан заты диеп санама .
Әй , Раббым , арындыр гөнаһлардан ,
Кайгы җиле ишек какмасын .
Күңелендә кара гөлләр булса ,
Зинһар өчен , чәчәк атмасын .
Раббым , якла балаларымны ,
Дусларымны , туганнарымны .
Догаларымны , зинһар , кабул ит ,
Күрсәтче могҗизаларыңны .
Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ