Табигатькә ямьле язлар килгән мәлдә,
Җир-анабыз яшеллеккә күмелгәндә,
Кушлавычта, Гариф мулла гаиләсендә,
Апуш аваз сала татар даирәсенә!
Үз карашы бу сабыйның һәр әйбергә,
читтә калмый үткер күздән бер нәрсә дә.
Кечкенәдән җәбер-золым, ачлык күргән,
күргәннәрдән матур итеп шигырь үргән!
Бәхет кенә бик еш аны читләп үтә,
яп-яшь килеш язмыш үзен ятим итә.
Апуш — Тукай югарыдан фикер йөртә,
һич зарланмый, сукранмыйча тормыш көтә.
Нужа дигән тирән күлне колачлап йөзә,
камчылап яшен яшьни, курыкмый – түзә.
Шигыре — алтын сүзләр, сәйләндәй тезә,
күңеле караларны – каләме “сөзә”:
читтә калмый ут-каләмнән изгелек тә,
күрсәтелгән кадер-хөрмәт, игелек тә!
Яманлыкка каршы туры сүзен әйтә,
начар бәндә булсаң югал – тетмәң тетә!
Сикәлтәле булган аның тормыш юлы,
очрагандыр юлда акыллысы, буры…
Тик шулай да сүнмәгәндер күңел нуры,
яңа үрләр алган — сукмак булган туры!
Кабат укыйм, укып туймыймын Тукайны,
Язмалары хәтерләтә ай-кояшны!
Сурәтләгән чәчкәгә тиң сылуларны,
Шүрәлене, барча кош-корт, җанварларны…
Ут-табага бастыргандыр ялкауларны,
гамьсез, мәнсез, комсыз, сөмсезләрне.
Күрәлмаган һөнәрсез вә исерекне,
шәфкатьсезне, залим, явыз бәндәләрне…
Миллион сорау бораулыйдыр бүген җанны,
кыздырадыр тамырларда ярсу канны:
никләр генә бу даһины татар халкы сакламаган,
нахак сүздән, явыз күздән, әшәкедән якламаган?Зур әдипнең өметләрен чынлап торып акламаган?
Бөек Тукай гом(е)ре буе “Татар…” диеп дан җырлаган,
милләт йөзен таптамаган, дәрьяларга ташламаган…
Вөҗданы гел чиста калган, бер мыскал да тапланмаган!
Жылы яктан кабат кайта киек казлар,
табигатьне яшел камап килә язлар
елдагыча зур куаныч вәгъдә итә…
Ни кызганыч! Ни үкенеч!
Шушы айлар Тукаемны бакыйлыкка алып китә,
милләтемне мәңгелеккә ятим итә!
Марсель ШАРАПОВ
2017, апрель.