Авыл исе…

Авыл исе… Ах, бу печән исе…
Нинди хуш ис, яшел-яшьлек төсе…

Ах, ятасым килә шул печәндә,
Күккә карап килә йөзәсем!
Берсен алып, берсен кушып, гүя
Болытлардан рәсем тезәсем!

Бер ауныйсым килә болынында,
Күз кысасым килә кояшка!
Бөҗәкләре йөгерешер иде,
Кошлар сайрар иде һәр якта!

Авыл исе…Ах, бу печән исе…
Нинди хуш ис, яшел — яшьлек төсе…
Шул тугайга әгәр кереп китсәм,
Җан ял итәр, тыныч булыр төсле…

Энҗе Хөсәенова
09.06.2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!