Авыл кызы бит мин!

Авыл кызы бит мин. Шуңа күрә
Илем, җирем өчен
җан атам.
Туган якларымны,
үз җиремне,
Атам — анам җирен
яратам.
Авылыма кайтсам, җаным әрни —
Көчкә- көчкә гомер
сөрәләр.
Җирдә яшәгәннәр ни хәлдә? — дип,
Ник уйламый икән түрәләр?
Тик аларның бездә эше юк шул,
Капчык — капчык акча җыялар.
Минеке — аз, синеке — күп, диеп,
Бер — берсенең җанын кыялар.
Үтерешләр, сугыш,
кырылышлар —
Бу Җир шарын нигә бүләбез?
Капчык тулган саен, комсызланып,
Кеше өлешенә керәбез.
Җирне күрми йөргән түрәләргә
кемдер әйтсен
иде, -,, Бик азмы?..»-
,, Азсаң — әнә, ике метр
җирең.
Тигезләр дә куяр бер Аллаһ.»
Анда барысы да тигезләнә.
Акча фәлән төртә алмыйсың.
Гөнаһларың өчен —
син җаваплы.
Яхшылыгың өчен —
бары син.
… Җәйләр җитсә, шау чәчәкле болын.
Су буйлары, яшел тугаем.
Ак кышларым, челтер язларымны
Капчык — капчык акча гына түгел,
Ат башыдай алтын бирсәләр дә,
Алыштыра алмас
идем мин…

Рокыя Фасхиева
11.07.2019

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!