Яланаяк йөрдем чыклы уләнеңдә,
Су коендым «Бака» күлендә.
Балачагым үтте минем синдә _
Туган авылым Кулле — Кимедә.
Табигатең синең сокланырлык,
Күз алмаслык болын — калкулык.
Көтү көтеп йөргән малай чагым
бүгенгедәй, истә калырлык.
Бөек шагыйрь исемеңне йөрткән.
Мәктәбендә белем алдылар
Гади эшче һәм дә министры,
Барысы да синең — оныклар.
Бер тавында ун чишмәнең
Суын эчеп синдә үстеләр.
Саф чишмәнең татлы суы тәме,
Һич тә китми тамак төбемнән.
Өянкеләр инде картайдылар,
Баш иям мин алар алдында.
Бәхет эзләп читкә киткәннәр дә,
Барыбер кайта туган ягына.
Фидаил Кадимов,
Ары авылы