Бүген кайгы көне…

***
Ияләштек әллә?.. Ияләштек?!
Яңа көннең яңа һәлакәте…
Кем тыңласын галәм тынлыгын да,
Кем искәрсен җирнең хәрәкәтен…

Сау бул, дигән сүзең бәхилләшү
Булмас, диеп, кем өздереп әйтер?
Яшен кебек яшьнәп үткән гомер –
Калганнарда мәңгелекме хәтер?

Кем гаепле? Бәгырь телгән сорау
Эленепме калган баш очында?
Кайсы җаннар бүген ярымүле,
Кайсылары соңгы очышында?

Ияләштек әллә? Мөмкин түгел!
Яшәү тоташ хәвеф-хәтәрме соң?
Дөнья үзе ниләр җуя микән,
Җуйган чакта кемдер кадерлесен…

Сорауларны йотып бара чоңгыл,
Ә заман эзли тешләр терсәген…
Булсын иде лә ерак картлыкта
Әҗәлең көтәр җылы түшәгең…

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

Не копируйте текст!