(Әтнә кызы Сүрия Мингатинага багышлана 2009 ел, май. )
Каләмеңне алып кулыңа,
Уйлыйсыңдыр ниләр язарга.
Ак кәгазьгә тезгән сүзләрең
Алып бара безне язларга.
“Бәллүр каләм” синдә, Сылукай,
Иҗатыңа көч бирсен, Ходай!
Сәламәтлек бирсен яшәргә,
Сират күперләрен кичәргә.
Яхшы, яман көн дә янәшә,
Гомер буе алар көрәшә.
Сүзең кирәк җирдә меңнәргә
Бар бәхәсне аңлап чишәргә.
Олы, яше көтә сүзеңне,
Рухың белән бул син түземле.
Тапкырлыгың халык телендә,
Ә бәллүрең балкый куңелеңдә.
Тутыкмасын язган каләмең,
Мин татар дип типсен йөрәгең.
Аңлап, белеп тормыш серләрен,
Агартасың аның “керләрен”.
“Бәллүр каләм” бүләк итте Май,
Бәхетле бул җирдә, Сылукай.
Фердинанд ГАЙСИН