Яңгыр тамчысына эрим,
Күзләрем кайчак юеш.
Авыр язмышлар бирәсең
Ник аямыйсың, тормыш?
Тынып кына яуса яңгыр,
Сагышланам, уйланам.
Күк күкрәтеп давыл купса,
«Сакла,- димен- җир -анам.»
Озын — озын юлга чыксам,
Якты булсын юлларым.
Сабыйларны иркәләсен,
Шушы эшчән кулларым.
Су агышына карыймын,
Су да ага тын гына.
Яшәү сәгатен санасаң,
Таңда йөрәк кысыла.
Яшәү чыганагы — суда,
Сулый торган һавада.
Балаларның күңелләре
Адашмасын далада.
Йөрәк ярсуын бастырып,
Аккош очты Һавада.
Сөеп-сөелеп әйтелгән,
Сүзең булсын дәвага.
Якты дөньяларда яшәү-
Ходай биргән зур бүләк.
Тик кирәкми яшәгәндә
Ялгышлар өчен түләү.
Салават күпере чыкты
Яңгыр явып үткәчтен.
Белмибез шул ни көтәсен,
Мәңгелеккә күчкәчтен.
Сүндермичә өстәп торыйк,
Тормышның учагына.
Сабыйлар көлеп уянсын,
Әниләр кочагында.
Юллар озын, булыйк түзем,
Барасы да барасы,
Кайгыларсыз тәгәрәсен,
Безнең бәхет арбасы..
Сәлимә НИГАМАТОВА
Башкортстан