Бөек сугыш, явыз дошманнардан
Бабаем да читтә калмаган.
Үз Ватанын, илен сакларга дип,
Батырларча аяк атлаган…
Нәни кызы, тәүге нарасые
Озата чыккан юлга әтисен…
Тик белмәгән әле ул вакытта
Гомер буе әтисез яшисен…
Юньләп теле ачылмаган сабый
«Әти, ис…» дип дәшкән кабаттан…
Ул үзенчә, газиз әтисенә
«Исән-сау кайт», диеп аңлаткан.
Хатлар язган бабай сугыштан:
«Җибәрмәгез, зинһар, рәсемен.
Фотосурәтенә караганда,
Белсәң икән йөрәк әрнүен…»
Халкы өчен барлык көчен куеп,
Көрәшкәндә дошман явында,
Зур үскәндер инде кечкенәм дип,
Уйлагандыр кызы турында.
Кулларына алып уйнатырга,
Алларына утыртып сөяргә,
Башка насыйп булмаган шул инде…
«Нәни кызым минем», дияргә…
Әти кайта диеп көткәндә,
Хәбәр килгән туган йортына…
«Батырларча һәлак әтиең,
Җанын бирде сугыш кырында…»
Энҗе Хөсәенова,
08.05.2017.