Байлык


Тузмый торган байлык

 

   «Күңел чыңы» түгәрәге әгъзасы Илсур Гариф улы Шакировның икенче китабы дөнья күрде. Беренче китабы — “Авылым Олы Мәңгәр” дип исемләнгәне 2016 нчы елда дөнья күргән иде.

   343 битле бу китапта Олы Мәңгәр авылы тарихының бер өлеше сурәтләнде, аның атаклы кешеләре, мәгариф — мәдәнияте, яшәеше һәм авторның әхлакый язмалары урын алды. Китапны сөенеп кабул иттек.

   Тәкъдир итү кичәсендә катнашкан һәр кешенең теләге бер булды: ”Илсур абый, китапның икенче өлешен дә әзерләп, авылның тарихын өйрәнүне дәвам итеп, бу китапка кермәгән шәхесләрен дә кертеп, халыкны сөендерергә кирәк. Зур җаваплылык билгеле, тик бу тарихны тупласаң син туплыйсың…”, — шулай диделәр. Тикмәгә мондый ышаныч күрсәтелмәде, заманында Илсур Гариф улы тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыткан кеше. Югары белемле педагогның тәҗрибәсе дә, язу осталыгы да, кешеләр белән уртак тел таба белү сыйфатлары да бар.

 

   Туплау, язу — бер нәрсә, ә китап чыгару — икенче мәсьәлә, анысына акча кирәк. Бу финанс мәсьәләсен “Мәңгәр” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шәрипов үз кулына алды.

 

   Менә шундый җитәкчеләр булганда авыллар да яши, авылларның тарихы да. Бу инде тузмый торган, киләчәк буыннарга да җитә торган байлык. Мин үзем ак көнләшү белән көнләшәм: районыбызда үз авылы тарихын өйрәнү, белү, киләчәк буынга җиткерү өстендә эзлекле рәвештә эш алып барган һәм авыл тарихы язылган китаплар чыгарган бердәнбер хуҗалык, бердәнбер авыл ул Олы Мәңгәр.

Хәтер үлемсез

 

   Истәлек һәм хәтер үлемсез. Менә шундый мактаулы хезмәтне башкара Илсур абый. Бөртекләп җыя. Бу китапка кергән мәгълүматлар, язмалар авылның өлкән буын кешеләре белән аралашып, архив материалларын өйрәнеп, район буенча йөреп язылганнар. Китапта язылган мәгариф ветераннарының хезмәте республика халкына да мәгълүм, Олы Мәңгәр мәктәбе, аның педагоглары – укымышлыларының даны әле дә искә алып сөйләнелә.

   Укучыларга белем биргәндә менә шул буынның тәҗрибәсен куллану хакында да уйлау кирәктер. Авыл тарихы, төрле мәзәк, кызыклы, гыйбрәтле хәлләр, тәнкыйть язмалары бу китапта та урын алган һәм аларны йотлыгып укыйсың, чөнки Илсур абый Шакировның үз сөйләм теле, үз язма теле бар һәм ул аның үзенә генә хас.

   Илсур Шакировның кешелек сыйфатларын авылдашлары яхшы белә. Тыйнаклыгы, затлылыгы, зыялылыгы белән сокландыра ул. Бервакытта да кешеләргә каты бәрелмәс, әмма кирәгенә, максатына барып җитәр, теләгәнен эшләр һәм сыйфатлы итеп эшләр.

   Сез кулыгызга алачак китап та авторы кебек шундый затлы. Укыгыз, укып бетергәч тагын бер кат укыгыз. Китапта язылган вакыйгалар бөтереп алса, тагын кулыгызга алыгыз. Ерак куймагыз, чөнки ул — өстәл китабы була алырлык дәрәҗәдә зур байлык.

   Илсур абый! Мин Сезнең иҗатыгыз, хезмәтегез алдында баш иям. Аллаһы Тәгалә Сезне сәламәтлектән аермасын, менә шулай халык җәүһәрләрен барларга, тупларга мидәт-куәт бирсен. Сүз тәмен тоюдан мәхрүм итмәсен. Икенче китабыгыз да үз укучысын табар дип ышанам.
   

Сүрия МИНГАТИНА

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!