Балаларның күңеле бик тә нечкә… бала гына әле димәгез!!!
Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр яңгыр бәрә,
Уйларымнан башым әйләнә..
Әйтерсеңлә, күңел халәтемне
Аңлый төсле юеш тәрәзә.
Син киткәнгә инде ничә көннәр
Сагынам сине,сагынам, әтием!
Әнием дә сагына… ишетәм бит мин,
Төнне мышык-мышык килүен.
Син ташладың безне,таптап уздың,
Безнең сиңа булган хисләрне
Яхшы беләсең бит син үзең дә,
Ике балаң,әни… көткәнне…
Уйлыйсыңмы икән безнең хакта?
Сагынасыңмы икән безнең күк?
Мин бит инде бала-чага түгел,
Безнең күкләр җирдә ничек күп…
Башкаларга алыштырдың безне
Күңел әрнегәнен күрмәдең…
Уйламадың яра салуыңны
Сызлатканын бала йөрәген.
Әниемнең күзләрендә яшьләр
Елый күрсәтмичә… тын гына…
Йөрәк сыкранганын сизгән сыман
Тышта… яуган яңгыр кушыла.
Гөлфия Шиһапова,
Олы Әтнә авылы