Балкыш

 

Сары яфрак эленә агачларга,
яшел күлмәк туза “җан атканда”.
Табигатьнең уйлы-көйле чагы —
гомер көзе ник охшамый наратларга?

Кызыл-сары келәм – үтәр юлым,
истән чыкмый һаман әйткән сүзең.
Йолдыз күзләп үткән төннәр күләгәсе
шакып-шакып ала күңел тәрәзәсен.

Синле-синсез офык алда
барып җитәр чамам бармы?
(охшап торам зәгыйфь талга).
Корган агач күреп туктап калдым,
синең назың җитми никтер җанга.

Сары төсләр күзне камаштыра,
синең сүзләр һаман саташтыра.
Бер картлыкта бер яшьлектә икән-
тормыш адым саен раслап тора.

Кызыл сары яфрак агачларда
төсләр шашып уйный таң атканда.
Гомер көзе җәйгә охшый икән,
сөя белеп ихлас яратканда!

Сүрия МИНГАТИНА
3.09. 2017.

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!