Җиргә килгәч, бер китәсе булыр
Ябылыр да гомер китабың.
Бар да монда калыр, синең белән
Барыр, диләр, бары хисабың.
Үзең белән берни алып булмый
Кала байлык, кала бар дөнья.
Кылган гамәлләрең ялгыш булса,
Яшәүләрдән җирдә ни файда.
Яхшы эшләрең дә ярдәм итмәс
Иманыңнан әгәр ваз кичсәң.
Фәрештәләр язган гамәлеңнең
Бер бөртеге төшмәс исәптән.
Бизмәннәргә салып улчәгәндә
Гамәлләрең булсын изгедән.
Ике дөнья рәхәтен шул чакта
Ходай бирер безгә тигезләп.
Салиха Гаязова