Яшьлек дустым син, баяным,
Гел уйна, һич туктама.
Туктап калсаң, мин сулырмын,
Ашыкма әле, ашыкма!
Синең белән яшьнәп үтте
Лачын күк җитез чагым,
Көй-моңнарыңа сарылып,
Бәхеттә йөзгән чорым!
Бу илаһи моңнарыңа
Азмы куңел чорналды?
Бәгырь түрләрен кузгатып,
Күзләр яшькә чыланды!
Кайгы-шатлыклар килгәндә,
Булдың, син, юанычым,
Моң-зарларым сина сыйды,
Син — кара карлыгачым!
Тормыш диңгезен кичәбез
Бер дулкында тирбәлеп,
Моң сандыгым, ярый син бар,
Бирәсен дәрт-егәрлек!
Рәхмәт сиңа, тугры дускай,
Биргәнгә яшәу көчен,
Сөеклемнең куңеленә
Очкын салганың өчен !!!
Марсель ШАРАПОВ
25.07.17.