Яшь каеннар сиңа яфрак җилпеп,
Сәлам җибәрергә ашыга.
Бел син, иркәм, зифа каен булып,
Мин торамын синең каршыңда.
Сизәсеңдер, талгын җилләр аша,
Чәчкәләрнең исе килгәнен.
Бел син, бәгърем, таң җилләре булып,
Күзләреңнән сине үбәмен.
Күрәсеңдер, төнге аяз күктә,
Якты йолдызларның янганын.
Бел, сөеклем, якты йолдыз булып,
Йөрәгеңә кереп янамын…
Равил Садриев,
Әтнә, Күәм…
Мәрхүм дустыбыз иҗаты белән таныштырасым килә, үзенә дога булып барып ирешсен. Үләр алдыннан язган шигырьләрен, элек тупланганнарын хатыны Алия Садриевадан сорап алдым. Без аны онытмадык, ул гел безнең белән… «Сүрия апа, болай эшләп карасак, ни әйтерсез…» иртәнге намазын укыгач, йоклап тормый иде ул. Иртәнге сәгать биштән әнә шулай шалтыратулары, киңәш бирүләре җитми Равилнең. Үзе җитми..! Сүрия Мингатина