Бу буран шулкадәр көтелгән!
Алҗытты дөньяның карасы…
Йөрәктән йөрәккә ераклык
Кайчакта бер буран арасы…
⠀
Бер гомер арасы ялгышлар —
Кул сузсам, җанымны пешерә.
Буранда — җәйләрдән җылырак
Бәгыре күшеккән кешегә…
⠀
Тыннарны куыра… Җилләрдән
Кайнарлык көттәмме мин юләр?
Тик кичә булган күк… буранлы
Кояшым син минем, диюләр…
⠀
Тик кичә булган күк… Ә бүген —
Түбәдән… һәммәсен көрт күмгән…
Жәлләмә адашты дисәләр —
Бу буран шулкадәр көтелгән!..
Гөлүсә Батталова
30.12.2019