Килеш-килбәт ярыйсы да кебек,
Тик модадан чыккан холыклар.
Бер чырайга карап, кайдан белик,
Җиң эчендә ничә йодрык бар?!
Акыллылар өчен без — исәрдер —
Исбатлыйсы килми киресен!
Чын йөзеңнән йөз чөерсәң генә
Үз булала шакал тиресе!
Әлмисактан калган сабый җаннар —
Юаш бәхет бездә куш учлап!
Теш сындырыр насыйп ризыкларны
Тәкъдир әзерләгән борычлап.
Тәкәбберләр куык кабартканда
Безнең үрләр — нәни калкулык.
Шул үрләрнең, ярый, җегәре бар
Таш кыялар булып калкырлык!
Заман үзе, бәлки, ят итәдер —
Сирәк нөсхә безнең ишеләр.
Таш гасырдан калган гадилек дип,
Сәерсенсен, әйдә, кешеләр.
Килеш-килбәт ярыйсы да кебек…
Тик модадан чыккан холыклар.
Иман даулап җанга ябышсалар,
Җебеп тормас ләкин йодрыклар!
07.07.2017.
Гөлүсә Батталова