Без нигә шундый

Без нигә шундый икән:
Шатлык уртаклашмыйбыз.
Хезмәттәшең макталуны
Нигәдер яратмыйбыз.

Ә үзеңне мактасалар,
Менә борын югары.
Түбәнлек бу дияр идем,
Моннан түбәне бармы?

Кеше эшләгән эштән,
Нигәдер көнләшәбез.
«Кәгазьгә ул язып була»,
Диеп тә сөйләшәбез.

Без нигә соң, макталганны
Гел читкә этәрәбез.
Ә үзебез эшләмибез,
Сөйлибез, сөйләнәбез

.
Эшләгән кеше эшеннән
Һаман гаеп табабыз.
Мең гайбәтле сүзләр белән
Никтер яла ягабыз.

Бер эшкә тотынабыз да,
Торып тора калганы.
Ә күпләрнең безнең кебек
Ял иткәне соң бармы?

Бер эшне икенчесенә
Һич тә бәйли белмибез.
Чебеннән фил ясый — ясый
Сөйлибездә сөйлибез.

Бармакка бармак та сукмый
Үткән көннәр бихисап.
Кеше эшен тикшермичә,
Уйларга кирәк ныклап!!!

Гөлүсә ГАЛИМҖАНОВА
28.11.19 

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!