Ботка

Йокың туймаса,кәефең булмаса,
Битләрең әгәр көлеп тормаса,
Киңәш шул: аша син карабодай,
Ул тимергә,калийга бик бай !

Карабодай — ботканың патшасы,
Буеңны зифа, билеңне нечкә итәр.
Гәүдәдә булган радионуклидлар,
Күп уйламыйча чыгып та китәр.

Молибден, рутин һәм башка
Бик күп микроэлементлары
Стрессны куа, күзгә файдалы,
Якын киштәгә куй карабодайны.

Чәчләр,тырнаклар ялтырап торыр,
Моның хикмәте дөгедә булыр.
Җыерчыкларың ташлап та качыр,
Нервларыңның ныклыгы артыр.

Гөбәдия,бәлеш,пылау,өйрәне
Һәркем ярата,алар — табын күрке.
Йөрәк шаярса,аяклар шешсә,
Ярдәмгә килер кемме?Бел — дөге!

Ә менә тарыны якын итсәгез —
Тән мускуллары,һичшиксез,ныгыр.
Калий ,кремний, бакыр, цинк-
Читтән эзләмәгез,тарыда булыр.

Битне тигезләр,бетчәләр бетәр,
Тәндәге майлар эреп тә китәр.
Майсыз ашагыз — авызны ертмый,
Тары азканлылыктан саклый.

Холестерин дигән явыз әгәр
ияләшеп китеп тамырларга үтсә.
Сөттә түгел, суда гына пешкән
Солы боткасы аны киметә.

Яратсагыз,үз итсәгез солы ашларын
Каныгыз тәндә йөгереп йөрер
Ашказаны,эчәкләр сырхауны белмәс,
Теш һәм сөяктә кальций кимемәс.

Манныйга сез көлеп карамагыз,
Витаминнар әзрәк, әлбәттә.
Ашказаны, эчәк чирләгәндә
Табиблар манный киңәш итә.

Дусларым!Көлмәгез!Язганнарым
ялган түгел, чып — чын хакыйкать!
Боткаларны ешрак ашасагыз,
Булырсыз сау һәм сәламәт!

Зөһрә Хәкимуллина

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!