Бозлы яңгыр

Бозлы яңгыр ява….
Кемгә икән җәза–
Табигатьне җиңеп барган
Адәмгәме?!
Вакытында буйсынмаган,
Чишенмәгән, киенмәгән
Җиһангамы?!

Әллә ява-ява юк итмәкче
Каргышларны…
Төзәтмәкче ашыгып
Кылган ялгышларны..?
Яңгыр ява һаман,
Аптырый җан…
Ниләр көтә безне…
Кышмы? Ә ник яз?!

Сары яфрак ник
Коелмый агачларда..?
Кичә генә буран иде…
Табигатьнең көйсезлеге
Тәңгәл кебек адәмнәргә…
Кабул итә алмый күңел…–
Бозлы яңгыр ява!

Сүрия МИНГАТИНА

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!