Рубрика «Акыллы фикерләр»

Бер ноктасы була

Һәр иҗат кешесенең ниндидер бер ноктасы була. Бу ноктаның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тәгаен генә әйтүе дә читендер: фикер туа башлавымы, җанның үзенә бер төрле тынычланып калып, зиһеннең тышкы тәэсирләрдән вакытлыча котылып, бөтен игътибарның иң кирәкле, шушы минутта бердәнбер мөһим уйга туплануымы яки бүтән бер нәрсәме- менә шул нокта табылса, эш җайга китә. Габдрахман Әпсәләмов

Мәгънә булырга тиеш

Һәрбер шигырьдә мәгънә булырга тиеш. Кайсыбер шагыйрьләр шигыр язганда чигү чиккән кебек, шактый мәшәкатьле һәм четерекле гамәл белән шөгыльләнәләр. Аларның алдында мин түбәтәемне салам, ягъни аларны хөрмәт итәм. Мин үзем, шәхсән, фәлсәфи темаларга язганда, гади укучыны күздә тотып, аңлаешлырак шигырьләр иҗат итәргә тырышам. Шигърият кырында тегесе дә, монысы да булырга тиеш –йөзләгән матур төстәге чәчәкләр …

Истә тотыйк…

«Артык борчылу әдәбиятка зыян да сала. Проблемаларны укучы алдына өеп куярга да ярамый. Укучыга каршында торган проблемаларны хәл итү юлын күрсәтергә кирәк. Образларың, уй-фикерең, төрле хыялларың аша эшләргә кирәк моны. Максат куярга өйрәтү зарур. Минем максатым — яшь буынны күз алдында тотып иҗат итү. Татарның киләчәге — яшьләрдә. Иҗатның принцибы ике генә төрле була ала: …