Изге теләк

Балачак. Әни йомшак кына чәчтән сыйпап уята, мәктәпкә барыр вакыт, ә өйгә табада пешкән кабартма бәрәңге исе таралган. Сәгать иртәнге алты. Ничек өлгергән әни, ничәдә торган, анысын уйлау юк. Өйгә ягылган, җылы. Әтине дә эшкә әзерләп өлгергән, сыер савылган, бозау-сарыклар тук, тормыш гөрли. Әни бар!