Рубрика «Автор язмалары»

Иҗат

   «Күңел чыңы» үзенә җыйды    Түгәрәгебезнең  13 май көнне чираттагы утырышы узды. Район үзәк китапханәсендә җыйналып, чәй өстәле артында өч сәгать дәвамында аралашып кайттык. Очрашырга бу юлы сәбәпләр җитәрлек иде: түгәрәгебезнең актив иҗат итүчесе Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән китабы чыкты. Иҗатташ дусларыбыз Фидаил Кадимов белән Райлә Нигъмәтҗанованың гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттек. …

Заман

    «Югалган көн” уйга салды…      Әтнә дәүләт драма театры коллективы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның 90 еллык юбилеен каршылап, авторның 50 ел элек язылган “Югалган көн” спектаклен кабат сәхнәгә менгерде.      Премьераны карарга язучының хатыны Нәкыя ханым Гыйләҗева белән язучының уртанчы улы драматург Мансур Гыйләҗев кайтты. Кайткан кунаклар арасында театрыбызның һәр …

Көтелгән китап

китап

   Бер йотым булса да, күптән көткән бәхет булды бу китап. Әтнә районы халкы гына да түгел, Гөлүсәне сабый чагыннан белгән, Госманова вакытында язган шигырьләрен укып сокланган, аның сүзләренә язылган җырларны яратып тыңлаган, Батталова булгач иҗат иткән саллы шигырьләрен укып, мең мәртәбәләр уйланган, сокланган, “Их, китабын чыгарасы иде бит”, дип хыялланган укучыларының бәхете бер йотым …

Тракторчы

   “Тракторчы булып эшләдем” Ары авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлбикә Әхмәтҗан кызы Фарсина әнә шулай ди. “Бик яратып эшләдем, бер минут тик тора белмәдем, 71 яшемдә дә хуҗалык бәрәңгесен алырга чыктым”, дип шаккатыра. Туктый да сүз уңаенда “100 яшем белән котларга бер генә тапкыр килерсез инде, ике мәртәбә котлау сезгә дә җиңел …

Авыл офыклары

   Бәрәскәдә яшисе килеп китте    Сокландым да, көнләштем дә… Түбән Бәрәскә авылында булган өченче урам концертын караганнан бирле, күңел һаман шунда йөри.    Акыл гаҗәпләнә. Бәрәскәнең бер урамында, дүрттән берендә шуның кадәр сәләтле кешеләр яшәгәч, калган өч урамны да кушып, барысын бергә сәхнәгә менгезеп карыйм; тик күз алдыма китерә алмыйм, сыйдыра алмыйм. Финал концертына …

Сугыш чоры балалары

   Наил Закир улы Сабиров:     «Тәүге ачы күз яше ул…” Сугыш башланган көн һәм Җиңү көне – әрнү-сыкраулар, җан иңрәве, ашарга эзләп тилмергән, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, әни-сеңелкәшләрнең, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр, кыскача бәяләгәндә: тәүге ачы күз яше һәм безнең, сугыш чоры …

Туган авылым

    Эшемне ярата ук башладым “Һәр авылның үз холкы, үз үзенчәлеге. Кешеләрнең генә түгел, авылларның да җаны була икән. Яктылык, җылылык тараталар алар, үзләренә тарталар. Шушы җирлектә эшләп, һәр авылын, аның кешеләрен үзеңнеке итеп карагач кына, аның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре, көндәлек мәшәкатьләре белән яши башлагач кына аңлый башлыйсың икән моны…” – дип сөйли Түбән Бәрәскә …