Рубрика «Күңел чыңы»

Табигать даруханәсе

    Аяк асты тулы үлән Туган җиребез Татарстанның табигате искиткеч гүзәл, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы гаять бай. Урманнарында, болыннарында, кырларында,су буйларында ашарга яраклы күп төрле үләннәр, җиләк-җимешләр,чикләвекләр, гөмбәләр үсә. Сулыклары балыкларга, урманнары җәнлекләргә бай. Халык бу хәзинәне элек-электән киң кулланган. Алардан ашамлыклар, аш тәмләткечләр әзерләгән.Табигать аның даруханәсе дә булган. Күп кенә кыргый үләннәрнең, …

Иҗатчылар

   Хәерле сәгатьтә! Бүген Әтнә районының үзәк китапханәсендә «Күңел чыңы» иҗат түгәрәгенең беренче утырышы булды. Тәвәккәлләп, тукталып торган эшебезне яңартып җибәрдек. Түгәрәк итеп оештырып карыйк, уңышлы эшләп китсәк, берләшмәгә әйләнербез, дип уйладык. Артык шауламыйча, элекке һәм бүген каләм тибрәтә торган райондашларны дәштек. Килә алганы килде, кайберсенең җае  килмәде. Китапханәгә җиде кеше җыйналдык. Хәерлегә юрадык, татарда …