Рубрика «Күңел чыңы»

Галош тарихы

   Картайган саен хәтердә балалык еллары яңара, безнең балачак авыр булса да төшләргә кереп йөдәтә, уйландыра. Бигрәк тә мәктәп еллары сагындыра. Аякта әни Әтнә базарыннан алып кайткан чабата. Мәктәпкә, киеп-салырга җайлырак дип, юкә башмак киеп барабыз. Яз, көз пычракларында аяклар юешләнмәсен өчен, күтәрмәле башмак киябез. Класста мич артына тәртип белән төзеп куелган 20-25 пар башмак …