Рубрика «Мәкаләләр»

Авылым урамнары

   Әби галошы Картайган саен хәтердә балалык еллары яңара, безнең балачак авыр булса да төшләргә кереп йөдәтә,уйландыра.Бигрәк тә мәктәп еллары сагындыра.Аякта әни Әтнә базарыннан алып кайткан чабата.Мәктәпкә,киеп-салырга җайлырак дип, юкә башмак киеп барабыз. Яз,көз пычракларында аяклар юешләнмәсен өчен,күтәрмәле башмак киябез. Класста мич артына тәртип белән төзеп куелган 20-25 пар башмак эле дә күз алдыннан китми. …

Авыл офыклары

   Бәрәскәдә яшисе килеп китте    Сокландым да, көнләштем дә… Түбән Бәрәскә авылында булган өченче урам концертын караганнан бирле, күңел һаман шунда йөри.    Акыл гаҗәпләнә. Бәрәскәнең бер урамында, дүрттән берендә шуның кадәр сәләтле кешеләр яшәгәч, калган өч урамны да кушып, барысын бергә сәхнәгә менгезеп карыйм; тик күз алдыма китерә алмыйм, сыйдыра алмыйм. Финал концертына …

Табигать балалары

   Газзә карчык Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестен укып хозурланып утырам. Анда сугышта 3 улының һәлак булуы турында бер-бер артлы 3 кара кәгазь алган Мәрфүгаттинең, күз яшен кешегә күрсәтмичә, сынмыйча яшәве сурәтләнә. Бу хәсрәтләрдән соң да ул 30 еллап яши. Халык арасында, аңа 100 яшь инде, дигән сүзләр йәри. Ул урман карчыгы, аның һәр …

Фаҗига

          Туендыручы, киендерүче, харап итүче дә…    Урман кеше яшәеше өчен тиңсез хәзинә икәнен беләбез, ә менә урманны фаҗигабез дип тә атарга буламы соң? Бәлки буладыр да? Чөнки, тарихыбыздагы меңләгән күңелсез вакыйгалар тиңсез хәзинәбез урман белән бәйләнгән. Мәсәлән, кешелекнең чишмә башы саналган чор – “акыллы кеше” барлыкка килгән вакытка күз салыйк. …

Татар генофонды

   Кими бит, җәмәгать… Урта мәктәпнең биология курсыннан билгеле булганча, организмнар киләчәк буыннарга үзләренең билгеләрен бирергә, ягъни үзләренә охшаш организмнарны тудырырга сәләтле. Бу нәселдәнлек информациясенең буыннан буынга күчә килүенә нигезләнгән һәм ул геннар ярдәмендә тормышка ашырыла. Милләт вәкилләренең яңа буыннар барлыкка китерү өчен сәләтле булган геннары җыелмасын милләтнең генофонды дип атыйлар. Һәрбер милләт вәкиленең иҗтимагый-экономик, …

Бармы ул елатырдай җыр?

     Татарның үз-үзен саклау инстинкты …Ә мин быел кибән куйдым да, кичен чикерткәләр концерты башлангач, мунча алдына кереп йокларга ашыкмадым. Кибән төбенә тәгәрәдем. Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды. Чикерткәләр моңына кушылып, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады: «Керим әле урманнарга, урманның карасына, сөйлим әле серләремне сандугач баласына, сандугач баласына…» …

Табигать даруханәсе

    Аяк асты тулы үлән Туган җиребез Татарстанның табигате искиткеч гүзәл, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы гаять бай. Урманнарында, болыннарында, кырларында,су буйларында ашарга яраклы күп төрле үләннәр, җиләк-җимешләр,чикләвекләр, гөмбәләр үсә. Сулыклары балыкларга, урманнары җәнлекләргә бай. Халык бу хәзинәне элек-электән киң кулланган. Алардан ашамлыклар, аш тәмләткечләр әзерләгән.Табигать аның даруханәсе дә булган. Күп кенә кыргый үләннәрнең, …

Ракурс

      Ул да кеше бит!.. Яңалык белән бер сулышта яшәү, һәр эшкә вакытында өлгерү ял төшенчәсен арткы планга куя хәзер. Шимбә көн. Шуңа да сирәк эләккән ялларның берсендә өй мәшәкатьләре белән янып-көеп йөрү. Хатын-кыз буларак, гаилә җылысын да сакларга омтыласың, чисталык-пөхтәлеккә дә игътибар итәсең, аш-су хәстәрен дә күрәсең. Камыр куйдым, сыек май беткән …

Хатын үзе үк дәрәҗә

   Дога кылдым     Үрнәк гаиләләр турында еш язабыз. Тагын берсен, башкалардан аерылып торганын – Сабитовлар гаиләсен сезнең игътибарга тәкъдим итәсем килә. Бу гаиләдә ир дә, хатын да бер берсен яратып шәригать кануннары буенча яши.    Өч-дүрт ел буе кызыксынып күзәтәм аларны. Эченэ кереп белмәсәм дә, дини киемнән йөргән Гөлгенәгә сокланып карап калам. Башта …