Рубрика «Мәкаләләр»

Әтнә-Арча егетләреннән без канәгать

   Үзем күрдем    Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби часть командиры, полковник Владислав Анатольевич Тишин әнә шулай диде. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков исә:”Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар”, – дип өстәде. Сүрия МИНГАТИНА    Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел) җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегация

Иҗат

   Белгәннәрдән өйрәнергә исәп…    Җомга көнне, Арчаның Казан арты тарих-этнография музеенда республикабызның Казан арты районнарында эшләп килгән берләшмәләргә йөрүчеләр, “Ызандашлар”төркеме вәкилләре очрашты. Без, әтнәләр дә катнаштык бу чарада. Сүрия МИНГАТИНА    Хәтерлисездер Әтнәбезгә Арчаның “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөреп, шигырь хикәя язучылар килгән иде. Үзебезнең Әтнә җирлегендә алар белән аралашып, фикерләр алышкан идек.

Балалар

   “Нурзыя апага булган рәхмәтемне белдерер  өчен сүзләр эзлим. Ул сүзләрне  әле дә булса табалмыйм. “Герой  ана”дигән исем бирер идем аңа. Балалар йортларыннан бала алып үстерүчеләр турында күп сөйлиләр, күп язалар, ул баланы алган, тәрбияләгән өчен Хөкүмәт акча түли бит. Ә Нурзыя апа – бернәрсәсез 4 ятимне үз канаты астына алып, аларны үз баласы кебек …

Ипи

    Әтиле балалар ипи ашады…    “Әтиләре сугыштан кайтучылар, мәктәпкә алып килеп, ипи ашый башладылар, “детдом” балалары да ашады ипине, ә без аларга карап утырдык.Ул кичерешләрне әйтеп кенә аңлатырлыкмыни”, – ди 1941 елда туып, атасы сугышка киткәндә 3 айлык булып калган Салихҗан абый Кадыйров. Сүрия МИНГАТИНА    Иртә, салкынча. Яшь ана ике сабыен йокларга …

Cугыш кайтавазы

   Зал елый, мин дә елыйм…    “Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,”Бибинур җырласын”,  диләр. Сибгат Хәкимнең “Юксыну” җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, мин дә елыйм…  Шул җырны әле дә күз яшьсез тыңлый алмыйм”, — дип күз яшен сөртә Әтнә районының Түбән …

Кошлар

   Кошлар — аларда да кеше язмышлары    Барын күреп торганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең, һәм тик торганда түгел. Кошлар белән әллә ни булды быел: башта килми аптыраттылар, нилектән икән дип юксына башладык үзләрен, алардан башка да тормышыбызның бер чите китек икән. Соңарак калып булса да килделәр матуркайлар, дөньябыз түгәрәкләнгән күк булды. Рәхәтләнеп сайрауларын тыңладык. …

Cугыш

сугыш

Беренче тапкыр тере немецны 13 яшемдә Арчага ат белән  керосин ташыганда күрдем. 1943 нче ел булгандыр. Арча тавы бик биек иде элек, әнә шул таудан ат чанасына мичкә салып су ташыйлар иде алар.

Язмыш, сиңа һич тә үпкәләмим…

Атлый алмаганда шуышып булса да йөри идем    Күзләре шатлыктан елмаеп, көлеп торган, киләчәккә хыял-өметләр белән яшәүче кыз кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Ул еллардан соң 36 ел вакыт үткән. Бүген Энҗе ханым белән Актаныш хастаханәсендә аерым бүлмәдә сөйләшеп утырабыз. Чәчләре ясалган, зәвык белән салынган косметика аның хатын-кыз мөлаемлелеген тагын да күркәмләндерә. Киемнәре дә бик килешле.