Рубрика «Шигырьләр»

Күке зары

Күке

Корган агач ботагына басып
Күке саный гомер елларын…
Әллә исе китми юк-барларга
Сөйли микән җанда булганын.

Көз кызы

Көз

Агачларын кочып бер елый ул, 
Ә ботаклар — гүя җилпәзә. 
Кешеләргә яну бүләк итеп 
Алтын сибеп йөри көззадә.

Тәүбә 

Тәүбә

Гөнаһның җиңеле юк икән! Юк икән… 
Газаплы әрнүдән сулышым киселде… 
Бер кысыр өметтән ут алды бар дөньям: 
УЛ — бәлки, кичерер! Кичерер? Кичерер… 

Татлы чирем

Синнән башка яши алмавымны Йөрәк аңлый, хәтта акыл таный. Туып килгән һәрбер яңа таңым Синсез үткән көннәремне саный.

«Шигырь»- дигән татлы чир йоктырдым,
Барлык вөҗүдемне биләде.
Куенына алып иркәләде,
Колагыма җырлар көйләде.