Рубрика «Ызандашлар»
Синдә калам…

И, авылым, һич китмимен, синдә калам! Мин бит синдә туып-үскән газиз балаң. Синдә генә сагышларга дәва табам. Каршылыклар очраса җаен табам. Уңдырышлы туфрагыңа орлык салам. Текә ярлы тауларыңнан куәт алам. Челтерәп аккан чишмәләрдән сулар алам. Сандугачның сайрауларын көйгә салам. Кышларыңда сулап туймас чиста һаваң. Көзләр җитсә, өлгерәләр миләш, балан. Язын иссә фирүзәдәй назлы җилләр, …
Җавап эзлим…

Чык кузгатып чыктым болыннарга, Атар-атмас җәйнең иртәсен. Качып кына бәлки күзәтермен Тургайларның черем иткәнен. Йокла, тургай, сине уятмамын, Мин бозмамын тынлы аһәңне. Шыпырт басып сине урап үтәм, Тик тибрәтеп салкын чирәмне. Уянмаган әле күбәләкләр, Уянмаган сары тузганак. Читтән генә әллә күзәтәме… Бары мине ачы кузгалак. Күз карашым төбим офыкларга, Чиге бармы икән дөньяның? Соравыма …