Көтелгән китап

Бер йотым булса да, күптән көткән бәхет булды бу китап. Әтнә районы халкы гына да түгел, Гөлүсәне сабый чагыннан белгән, Госманова вакытында язган шигырьләрен укып сокланган, аның сүзләренә язылган җырларны яратып тыңлаган, Батталова булгач иҗат иткән саллы шигырьләрен укып, мең мәртәбәләр уйланган, сокланган, “Их, китабын чыгарасы иде бит”, дип хыялланган укучыларының бәхете бер йотым …