Җитмеш җиде көйгә чыңлый куңел
җитмеш җиде тапкыр әрнудән.
Тормыш көен язып, соло биим —
хаятем торышын кем кургән?!
Җитмеш җиде кылым, кагылудан
кайтаваздай китә бәяны.
Кылдай нечкә, корычтай нык рухны
Инсан белми каян алганны.
Сиңамы сон мине кабатларга?!
Ялгыш көйдән җаның кителгән.
Бер кешелек хорда мин төп герой,
Бу — чынбарлык. Куптән көтелгән.
Айгөл Имамиева,
Теләче