Намаз саен дога кылдык,
Тигез картлык сорап күктән.
Ни арада гомеркәйләр,
Агымсудай үтеп киткән.
Кабул булмадымы теләк,
Сынавыңмы, Раббым, тагын?
Ялгыз калдым карт көнемдә,
Ярсыз калдым сызып җаным.
Дөньяларның ямен тапмыйм,
Ялгыз җанга тормыш кыен.
Үткәннәргә, бергә чакка
Әйләнә дә кайта уем.
Ялгыз калсаң карт көнеңдә,
Әрни икән, әрни бәгырь.
Үкенечле картлык биреп,
Кимемәсен берүк кадер.
Флера ГАБДУЛЛИНА
Балтач