Дусларыма

Кайгылардан җаның елаганда,
Тамчыларын җыяр дуслар кирәк.
…Тик нигәдер, киресенчә күбрәк,-
Берни сорашмыйча, янга басып,
Кулын сузган якын дуслар сирәк.

Андый дуслар сирәк очрый алар.
Асыл затның бәясе дә кыйммәт.
Әгәр шундый берәр дустың булып,-
Синең белән гел янәшә булса,
Син дөньяда иң бәхетле, димәк.

«Беттем, хәзер авам инде,-» диеп.
Дөнья күчәреннән әйләнгәндә.
Җан җылысын бирер дуслар кирәк,
Җылы куллы, якын дуслар кирәк.
Йөрәк яраларын бәйләгәндә.

Кайгылардан җаным өзелгәндә.
Кунелем белән тоям сез барын.
Авыр чакта янда булган өчен,
Җылы кулыгызны сузган өчен,-
Рәхмәт Сезгә, якын дусларым!!!

Оркыя ФАСХИЕВА
13.02.2020

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!