Еларсыңмы?!

Җиде ятлар арасыннан
Эзлим таныш чалымнарны.
Мин сагынам…синең мине
искә алган чагың бармы?

Син дә каенны кочаклап
Уйларыңа чумасыңмы?
Күз алдыңа китер, минсез
Таңнар атса чыдарсыңмы?

Җәһәннәмгә олакты, дип
Хәбәр килсә, еларсыңмы?
Истәлеккә биргән алкаң
(көмеш иде), кәһар, сынды.

Еларсыңмы?! Юк, елама,
Күз яшьләре дәлил түгел.
Җаным белән сөя идем,
Алкам түгел, сынды күңел…

13.07.19
Фәридә Хәсәнова

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!